Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән 65 яшьтән өлкәннәр әле дә изоляция режимын үтәргә тиеш. Бу аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында эшләнә.
10 июньдә республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә дә 65 яшьтән өлкәнәрнең үзизоляция режимын оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Республика Башлыгының ветераннарның җәмәгать оешмалары белән онлайн-очрашуындагы тәкъдимнәрне ишеттерде. Өлкәннәрне санлы грамотага өйрәтү мәсьәләсенә аерым тукталды. Моның күп хезмәтләр белән өйдән чыкмыйча файдалана алу мөмкинлеге бирүен ассызыклады.
Киңәшмәдә өлкәннәргә һәм аларның якыннарына коронавирус таралуны булдырмау буенча мәгълүмат бирү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтелде.