+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2020, 10:05

Матурлыкны үзләре тудыра

Иттихат авылы халкы югарыдан күрсәтмә биргәнне көтеп утырмый.2020 елның язы биредәгеләр хәтерендә берничә саллы эш белән калачак. Алар апрельнең өченче ункөнлегендә “Минем ишегалдым — минем кайгыртуым” акциясеннән башланды, барлык гаиләләр дә йорт яны ихаталарын чистартуга бердәм чыкты.

Иттихат авылы халкы югарыдан күрсәтмә биргәнне көтеп утырмый.
2020 елның язы биредәгеләр хәтерендә берничә саллы эш белән калачак. Алар апрельнең өченче ункөнлегендә “Минем ишегалдым — минем кайгыртуым” акциясеннән башланды, барлык гаиләләр дә йорт яны ихаталарын чистартуга бердәм чыкты.
—Торак пунктны төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә юнәлтелгән чараларның икенче этабы “Иттихатның яшел киеме” акциясе булды. Бу чараны без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладык. Йортлар каршысында,
паркта, авылга кергәндәге стела янында 75 миләш һәм юкә утыртылды, — ди авыл старостасы, Калинин авыл биләмәсе депутаты Фәрит Фәррахов.
Биредә шулай ук “Җиңү чәчәкләре” акциясе дә юбилей датасына туры китерелгән. 2019 елда тантаналы рәвештә ачылган парк тирәсендә һәм эчендә күпьеллык чәчәкләр утыртылган.
Яңа форматта Җиңү көнен бәйрәм итү иттихатлылар күңе­лендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. 9 май көнне Русия Президенты Владимир Путинның русиялеләргә мөрәҗәга­теннән һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә бер минут тынлыктан соң авыл халкы гаиләләре белән урамга чыкты. Ватан өчен корал тотып көрәшкән сугышчыларның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары фрон­товикларның фотосурәт­ләре белән бизәлгән капкалар янында басып тордылар һәм бөтен ил белән бергә киң билгеле “Җиңү көне” җырын башкардылар.
Уфада яшәүче авылдашлар да бәйрәмне оештыруга үзизоляция режимы шартларында үзләренең өлешен кертте. Регина һәм Ленар Фәтхет­диновлар сугыш ветераннары рә­семнәрен бастырып чыгарган, флагштокка урнаштыру өчен кысалар алган, һәм аларны туган авылына Гүзәл Нуриева алып кайтты.
— 9 майда, эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, Хәтер аллеясына нигез салдык. Матур җирдә Карагатлы елга чишмәсе янында 375 агач утыртылды. Аларның яртысы — зәңгәр чыршы. Үсентеләрне Белорет районыннан Иттихат авылында туып-үскән, Уфа фанера фабрикасының техник директоры Руслан Хәйретдинов алып кайтты, — ди Фәрит Касыйм улы
Үзизоляция режимы йомшарганнан соң, чишмә янындагы территориядә “Яшә, чишмә!” акциясе узды, анда 40тан артык кеше катнашты. Акциядә катнашучылар бу урынны ауган агач­лардан чистартты. Биредә инде беседка һәм таганнар — җирле осталарның иҗат җимешләре тора.
Чишмәне төзекләндерүдә Муса Нуриев, Данис Халиков, Дамир Нуриев, Илнур Габ­дрәхимов, Рәсим Нуриев актив катнашты.
Старостаның сүзләренә караганда, “Иттихатның яшел киеме” акциясен, шулай ук авылны төзекләндерүгә юнәлтелгән башка проектларны үткәрүнең рухландыручысы — авылдашлары, “Востокнефтезаводмонтаж” җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Фәнил Хөснет­динов. Аның матди ярдәме белән биредә өлкәннәр һәм балаларның яраткан ял итү урынына әверелгән парк төзелде. Традиция буенча, быел да 9 майда Фәнил Таһир улы туган авылына кайтты. Бу изге бәйрәмдә ул, һичшиксез, кече ватанында булырга тырыша. Бер үк вакытта якташларына нинди ярдәм кирәклеге белән дә кызыксына.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иттихатлылар югарыдан күрсәтмәләр көтми, иҗтимагый әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен бюджеттан акча сорамый. Алар, барыннан да элек, үз көчләренә исәп тотарга күнеккән, шуңа күрә, җиң сызганып, теләсә кайсы эшкә тотыналар. Кирәк икән, бергә эшләргә дә, берлектә финанс чыгымнарына акча җыярга да әзер. Мәсәлән, Рамазан аенда җирле халык авыл зираты өчен инвентарь яңартуга иганә керткән. Бу максатларга бүген Русиянең төрле почмакларында яшәүче якташларыннан да хәйрия ярдәме килә. Хәзер авылның юл территориясен һәм башка җәмәгать урыннарын чабу өчен үз триммеры бар.
Авыл картлары беренче чакыру буенча өмәләргә чыгучылар, үзләре һәм балалары өчен уңайлы мохит бул­дыруга шәхси өлеш кертүчеләр белән горурлана. Җәмәгать эш­ләрендә яшь буынның актив катнашуы куандыра. Үзизоляция режимы йомшартылганнан соң, авыл яшь­ләре кыска гына вакыт эчендә паркта волейбол мәйданчыгы кордылар.
Төбәктә киңкүләм чаралар үткәрергә рөхсәт ителгәч, авыл халкы берничә буын иттихатчылар бердәмлеге символы булган “Иттихат” паркы ачылуга 1 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрергә ниятли.
Римма СОЛТАНОВА.
Бишбүләк районы.
Читайте нас