+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2020, 06:30

"Йортыбыз су астында кала..."

Салават шәһәрендә йорт түбәсен ремонтлаганнан соң су торбасын куярга онытканнар.

Салават шәһәрендә йорт түбәсен ремонтлаганнан соң су торбасын куярга онытканнар.

“Йортыбызның түбәсен 2016 елда ремонтлаганнар иде, бинаның өч ягында су ага торган торбаларны алып ташладылар, ә яңалары куелмады. Һәм менә дүрт ел буена “Республиканың төбәк операторы” фонды коммерциянеке булмаган оешмага мөрә­җәгать итүгә бер җавап ишетәбез: су агу торбаларын кую сметага салынмаган иде. Ә бу сметаны кем төзегән һәм, гомумән, ул булганмы? Дүрт ел буена аларга үзләренең хатасын төзәтергә кем комачаулый? Мин мөрәҗәгать­ләремдә су агу торбасының йортның бизәге түгел, ә түбәнең мөһим өлеше булуын язып арыдым инде. СНиПка ярашлы, өч катлы йортның тышта су ага торган торбасы булырга тиеш. Янәшәдәге йортларда капиталь ремонт үткәргәндә су ага торган урын эшләнгән, ә нигә безнең Гагарин урамы буенча урнашкан 13 санлы йортта ул булырга тиеш түгел? Бу сорауга Төбәк операторы җавап бирми. Кешеләрдән күпме көләргә мөмкин? Республикада кемдер аларны йортта яшәүчеләр акча түләгән эшне башкарырга мәҗбүр итәргә тиештер бит!”
Әлеге мөрәҗәгатькә “Төбәк операторы” фонды оешма­сының әйдәүче белгече Альбина Гафарова биргән җа­вапта Салават шәһәренең Гагарин урамы, 13 санлы йортында түбәне ремонтлау буенча җитешсезлекләр бетере­лү, су агу торбалары куелу турында әйтелә.
Шунысы уйландыра, “Инцидент” системасы эшләмәсә, әлеге йортларда яшәүчеләр һаман берсе тишек түбә белән, икенчесе торбасыз интегерләр иде микән?
Читайте нас