+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 июнь 2020, 17:25

Авылларда сабантуйлар булачак

Бәйрәмнәрдә тәү чиратта хәвефсезлек чаралары үтәлергә тиеш.

Бәйрәмнәрдә тәү чиратта хәвефсезлек чаралары үтәлергә тиеш.
Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында хәвефле хәл саклана, шуңа күрә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, зур торак пунктларда сабантуй үткәрмәскә, дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында, халык фикерен исәпкә алып, урындагы хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, аларны үткәрүне рөхсәт итәбез, чөнки авыл сабан туе - табигатьтә үтә торган зур булмаган бәйрәм. Әмма бәйрәм кисәтү таләпләрен исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп оештырылырга тиеш, диде бу уңайдан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ә бездә әлегә сабантуй мәсьәләсе хәл ителмәде. Бу уңайдан 1 июньдә Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай дигән иде: “Бу мәсьәлә ачык кала. Мин алдан ук әйтәм, монда бары тик бер сәбәп - коронавирус инфекциясе белән хәл ничек булыр. Шуңа күрә әлегә ... бернинди дә карар кабул итмибез.”
Фото:автор.
Читайте нас