+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 июнь 2020, 11:15

Искиткеч эко-отель ачылачак!

Торатау итәгендә курай чәчәге формасында җиде тирмә барлыкка килүенә күпләр игътибар иткәндер. Бу яңа эко-отель тиздән туризм яратучылар өчен ишекләрен ачачак.

Торатау итәгендә курай чәчәге формасында җиде тирмә барлыкка килүенә күпләр игътибар иткәндер. Бу яңа эко-отель тиздән туризм яратучылар өчен ишекләрен ачачак.
Эко-отельгә 7 номер һәм кафе кергән. Төзелештә экологик яктан чиста материаллар кулланыла – агач, мамык. Биредә берьюлы 50 кеше ял итә алачак.
Һәр стандарт “номер” 6-8 кунакны сыйдыра ала. Бүлмә эчендә ике яруслы караватлар урнашкан. Бер тирмә “гаилә форматында” булачак, анда ике кешелек карават урнаштырылачак. Бизәлеш эшләрендә витраж пыяла һәм башка гадәти булмаган материаллар кулланыла. Уңайлы юыну бүлмәләрен бераз читтәрәк эшләячәкләр.
Стандарт номер хакына иртәнге аш керәчәк. Теләүчеләргә кафеда туклану, тау башына экскурсия, атларда йөрү, фотосессия, велосипед прокатка алу кергән хезмәтләндерү пакеты тәкъдим ителәчәк.
Отель ел әйләнәсенә эшләячәк. Көз көне тирмәләр киез белән җылытылачак, номерларны җылы һава бирүче махсус инновацияле казанлык урнаштырылачак.
Аерым кафеда һәркем туклана алачак. Менюда бары тик хәләл ризыклар тәкъдим ителәчәк. Геопарк кунаклары өчпочмак, бишбармак, кымыз тәмләп карый алачак. Кафеда Ишембай районына якын торак пунктларында яшәүче кешеләр эшләячәк.
Торатау шиханы астындагы эко-отель 2020 елның 1 июлендә ачылачак.
Объектны төзү – берничә урындагы эшкуарның “Геопарк Торатау” җәмгыяте һәм Ишембай районы хакимияте белән берлектә хезмәттәшлек мисалы.
“Геопарк Торатау” җәмгыяте директоры Айнур Саманов әйтүенчә, чиратта тагын берничә шундый проект бар.
Фото: vk.com/geoparktoratau
Читайте нас