Малай шунда ук һәлак булган, кыз авыр хәлдә.
Мәскәү өлкәсендәге Расторгуево станциясендә платформага керергә теләгән ике баланы электричка бәрдереп киткән. 2008 елда туган малай шунда ук һәлак булган, ә 2007 елда туган кыз әле дәваханәдә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Электричка Мәскәүдән Ожерелье станциясенә юл тоткан була.
Бу очрак буенча тикшерү эше бара. Мәскәү өлкәсендә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу турындагы җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының транспорт буенча Мәскәү төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская.