+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июнь 2020, 10:16

Әтиләр өчен бер атналык декрет ялы бирелү ихтимал

Гаиләдә бала тугач әтиләрне дә декрет ялына җибәрүне хуплаучылар күбәйгән.

Гаиләдә бала тугач әтиләрне дә декрет ялына җибәрүне хуплаучылар күбәйгән.

Рәсми сораштырулар нәтиҗәләре буенча, респондентларның 79 проценты бу тәкъдимне хуплавын белдергән.
Дөрес, әлеге ял бирелсә дә бары бер атнага гына исәпләнгән булачак. Әмма әтиләр түләнелә торган мондый ял гаиләне ныгытуга китерәчәк, дигән фикердә.
Сораштыруда катнашучыларның 85 проценты исә бер айлык ял да артык булмас дип җавап биргән.
Билгеле булуынча, хәзерге вакытта илебездә 94 процент очракта бала карау өчен декретка әниләр чыга. Гаиләдә бала тугач, әти кеше бер атна өйдә торып, хатынына ярдәм итсә, начар булмас ул.
Фото: meme-arsenal.com
Читайте нас