Данлы үткәнебез чагылдырылган электрон китапта якташ иҗатчыларыбызның әсәрләре дә урын алган.
Ел башыннан республикада Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Күңел кылларым чыңлый” дип аталган яшь авторларның һәм рәссамнарның III әдәбият-сәнгать бәйгесе игълан ителгән иде. Аның күркәм нәтиҗәсе буларак, электрон китап дөнья күрде дә инде.
Әлеге бәйге Башкортстанның иҗтимагый оешмасы — “Хәзинә” хәйрия һәм мәдәни программалар үзәге, республика Хатын-кызлар берлеге, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә, Дүр-
төйле шәһәре китапханәсе, Дүртөйле балалар сәнгать мәктәбе һәм “TiViКадрик” балалар телевидениесе тарафыннан оештырылды.
Иҗади бәйгедә республиканың 25 районыннан балалар йортларында, социаль приютларда, коррекция үзәкләрендә тәрбияләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнашты. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле яшь сәләтләр дә аннан читтә калмады. Җәмгысы 200дән артык яшь автор һәм рәссам чыгыш ясады. Өлкәнрәк яшьтәге иҗатчыларга да сүз бирелде.
Балалар һәм үсмерләрнең иҗади эшләре Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге, урыс әдәбияты халыкара академиясе әгъзалары, Башкортстан рәссамнарыннан төзелгән абруйлы жюри тарафыннан тикшерелде.
Иҗади эшләр ике юнәлештә тәкъдим ителде: урыс, башкорт һәм татар телләрендә әдәби иҗат (шигырьләр, проза); рәсем сәнгате.
Жюри әгъзалары белдерүенчә, бәйгедә катнашучы балалар һәм үсмерләрнең иҗат җимешләре үзләренең чагулыгы, самимилеге белән беррәттән, югары сыйфатка ия булуы белән дә сөендергән.
35 автор һәм рәссамның эше финалга чыккан.
Иҗади бәйгедә Дүртөйле районы вәкилләре аеруча актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Эмиль Газин, Амелия Гафурова, Артем Гафуров, Диана Егорова, Ангелина Отраднова, Анатолий Чабинның эшләре югары бәһаланды. Балаларның сәләтен үстерү юнәлешендә даими эшләгән, бәйгедә катнашуларын тәэмин иткән Дүртөйле шәһәр китапханәсенә (җитәкчесе – Алсу Әхмәтова), “Хәзинә” оешмасына (җитәкчесе – Ләлә Мөкъминова), әлбәттә, рәхмәт җиткерелде.
Бәйгенең тагын бер күңелле нәтиҗәсе – шушы көннәрдә интеллектуаль нәшер системасында “Үткәнгә караш: Бөек Җиңү” дигән электрон китап (автор-җыючысы Н. Г. Копейкина) дөнья күрде. Әлеге җыентыкта урын алган әсәрләрдә балалар, үсмерләр һәм өлкән яшьтәге иҗатчыларның дәһшәтле Бөек Ватан сугышы хакындагы чынбарлыкка карашлары чагыла. Күпчелек әсәрләрдә авторлар сугыш каһарманнарының батырлыгы, үзләренең картәти-картәниләренең, авылдаш-
ларының Бөек Җиңүгә керткән өлеше, язмышы турында яза.
Дүртөйле районыннан “Үткәнгә караш: Бөек Җиңү” электрон китабына ике кешенең – социаль приютта тәрбияләнүче Ангелина Отраднованың һәм “Хәзинә” оешмасы вәкиле Ләлә Мөкъминованың әсәрләре кертелгән.
Әлеге җыентык белән
https://vk.com/doc65828498_553078297 ссылкасы буенча танышып була.