+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июнь 2020, 18:20

Күрше фатирдан мәет исе чыга...

Нефтекама шәһәрендәге бер фатирда әниле-уллы ике кешенең үле гәүдәләре табылган.

Нефтекама шәһәрендәге бер фатирда әниле-уллы ике кешенең үле гәүдәләре табылган.
Нефтекама шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы торак йортның бер фатирында 66 яшьлек хатын һәм аның 33 яшьлек улының мәетләре табылган.

Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, биредә яшәүче бер хатын күрше фатирдан бик нык үлек исе килүен хәбәр иткән. Фатир ишеген ачып керсәләр, анда ике мәет табылган.

Күршеләрнең сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге ханым өеннән чыкмаган, гел бикләнеп яшәгән. Аның улы да беркайда да эшләмәгән, туберкулез диспансерында исәптә торган.

Судмедэкспертларның башлангыч бәяләмәләре буенча, мәетләр бер айдан артык яткан. Көч кулланып үлем китерү билгеләре табылмаган. Үлемнең сәбәбен экспертиза билгеләячәк. Бу очрак буенча тикшерү бара.

Читайте нас