Башкортстанның көнбатышындагы Туймазы районында урнашкан авыл ил чикләренә бик ерак, әлбәттә. Әмма Кандраның, Русиянең бик күп төбәкләре кебек үк, ил чиге белән уртаклыгы бар. Биредә 50 ветеран-чик сакчысы яши.
Шуларның берсе Илдар Шәймарданов 1985 елда армиягә алына. Аның зур хыялларының берсе тормышка аша, егет Кытай чигендә хезмәт итә.
Өйрәнүе җиңел булмаса да, бераздан Илдар Әкъсән улы яшь солдатларны чик сакчысы хезмәтенең серләренә өйрәтә.
Ике елдан туган авылына өлкән сержант булып кайта. Укып, һөнәр ала, эшли, гаилә кора, ике ул үстерәләр – кыскасы, гадәти тормыш белән яши.
Соңгы еллардагы хыялын да авылдашы Айдар Кәримов белән берлектә тормышка ашыралар. Кандрада чик сакчыларына һәйкәл куялар.
Элекке чик сакчылары аларның фикерен хуплый. Бергәләп эскиз әзерлиләр, тиешле күләмдә акча җыялар. Һәм менә 24 июньдә – Җиңү парады көнендә мемориалны ачалар.
– Бу безнең уртак эш, – ди Илдар Әксән улы. – Һәйкәл – чик сакчыларының батырлык символы, чик буенда хезмәт итүчеләргә, шул исәптән Дагыстанда боевиклар белән алышта һәлак булган һәм үлгәннән соң Батырлык орлены белән бүләкләнгән якташыбыз Рәсим Мәүлетовка да хөрмәт билгесе.
Фото: “Туймазы хәбәрләре” гәзите сайтыннан.