+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июнь 2020, 04:40

Агач үсми, үлән чыкмый

Салават шәһәре җитәкчеләре Бекетов урамында яшәүчеләрнең аһ-зарын “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгәннән соң гына “ишеткән”

Салават шәһәре җитәкчеләре Бекетов урамында яшәүчеләрнең аһ-зарын “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгәннән соң гына “ишеткән”
“Инцидент-менеджмент” системасы Стәрлетамак шәһәрендәге Содовиклар паркын төзеклән­дер­гән подрядчы оешманың җитеш­сез­лекләрен бетерергә ярдәм итәчәк. Шушы шәһәрдә яшәүче Аль­бина Салихова социаль чел­тәр­ләрдә эшләрнең тиешле дәрә­җә­дә башкарылмавы турында язган.
“Шәһәрнең үзгәрүе, төзеклән­дерелүе яхшы: балалар белән йөрергә урын бар, — дип билгели. — Эшнең сыйфатына да игътибар булсын иде. Содовиклар паркында асфальтны кыш якынлашканда салдылар. Хәзер ул урыны белән җимерелә. Савыр (туя) агачлары үсеп китәлмәгән, газон тигез түгел, үләннәр дә чыкмаган. Подрядчы җитеш­сезлекләрне бете­рәчәкме?”
Альбина ханымның мөрәҗәгатенә Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов җавап биргән.
“Подрядчы гарантия йөкләмәләре кысаларында җитешсезлекләрне бетерәчәк, — дип хәбәр итә ул. —Хәзер паркта асфальт катламы өлешчә алмаштырыла. Барлык эшләр дә подрядчы оешма акчалары исәбенә гарантия йөкләмәләре буенча башкарыла һәм июнь ахырына кадәр төгәлләнәчәк. Шулай ук газон тәртипкә китерелә. Аны башта кара туфрак белән күмделәр, аннары ул кабат чәчелде. Кыш буена бер генә савыр агачы да үсеп китәлмәде. Үсентеләргә вакыт-вакыт су сибәләр”.
Читайте нас