Илдә профилактик чаралар, табиблар ярдәмен һәм мондый авыручыларны тернәкләндерүне оештыруның нәтиҗәсе аз дип табылды.
Француз язучысы Франсуа Мориак: “Наркомания – ул күп еллар үлемнән ләззәт алу”, — дигән. Кеше наркотик матдәләр йогынтысында үз-үзен тотышын һәм хис-тойгыларын аңламый. Фикерләр, кәефләр чираттагы дозаны кабул итүгә бәйле. Бу матдәләрне куллануга көчле психик һәм физиологик бәйлелек кешенең иң мөһим проблемаларының берсенә әверелде. Шул сәбәпле, 1987 елда БМО Генераль ассамблеясы Советында ел саен 26 июньдә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнен билгеләп үтү турында килешенде. Планлаштырылган максатлар һәм нәтиҗәләр 2020 елга кадәр язылган иде.
Русиягә килгәндә, быел бу көн утызынчы тапкыр билгеләнә. Илебездә наркотикларга каршы сәясәт стратегиясе болай яңгырый: “Илдә профилактик чараларны, табиблар ярдәмен һәм наркомания белән авыручыларны тернәкләндерүне оештыруның нәтиҗәсе аз”.
Бөтен тырышлыкка карамастан...
— Наркомания проблемалары — Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсе, — дип фәлсәфи нәтиҗә ясый Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-наркологы Евгений Брюн. — Ә наркомания һәм эчкечелек проблемасының нык үсешкән чоры — 1950-60 еллар, шул вакыттан бирле, БМОның бөтен тырышлыгына карамастан, наркомания җиңеп килә... Илленче елларда җәмгыятьтә алкоголизмның да, наркоманиянең дә кискен артуының сәбәбе нидә соң? Бу сугышның кеше психикасы өчен авыр нәтиҗәләренә бәйлеме?
Евгений Брюн фикеренчә, наркоманиянең башка сәбәбе дә бар. Бу — куллану, тән культы, ләззәт алу һәм төрле бәйлелекләр. Моннан чыгып, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Русиянең наркология лигасы наркотикларга бәйле көрәштә үзенең төп максаты итеп наркотикларга ихтыяҗны киметүне күрә. Әмма бу максатка ирешү бик авыр! Русиядә наркоманияне җиңеп чыгу өчен нинди чаралар тәкъдим ителә соң? Вәгазь уку гына аз Беренчедән, профилактика. Наркотикларга бәйлелек — шул ук авыр, туктаусыз, үзенчәлекле процесс. Наркоманияне кисәтүнең беренче коралы — җәмгыятьнең аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртү.
Кызганычка каршы, наркоманнардан эчкечеләрдән курыккан кебек үк куркалар һәм аларны күралмыйлар. Һәр эш бирүче, хезмәткәренең наркоман булуын белгәч, аннан котылырга ашыга. Менә ни өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчене үз хезмәткәрләрен наркотикларга тест үткәрергә, ә әгәр хезмәткәр наркотикларга бәйле булса, аны эштән куарга түгел, ә дәваларга мәҗбүр итә торган закон проектын эшләгән. Профилактиканың тагын бер көчле коралы — халыкка мәгълүмат бирү. Реаль саннарны атаудан курыкмаска кирәк. Бу ата-аналарны үз балаларын бәла-казадан сакларга мәҗбүр итәчәк.
Әйтик, Русиядә наркоманиянең яшь бусагасы төшкәнен әти-әниләрнең бик азлары гына белә — хәзер бу 11-12 яшь. Ә наркотикларга ияләшү уртача 15-17 яшькә туры килә. Мондый яшьтә балаларны наркотик кабул итәргә нәрсә мәҗбүр итә соң? Югары икътисад мәктәбенең демография институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, үсмер-наркоманнарның 60 проценты өчен бәйлелекнең сәбәбе — үз-үзеңне кая куярга белмәү, ярдәмче булмау, якыннарының аңламавы һәм битарафлыгы. Хәвеф төркемендә үсмерләр булуын исәпкә алсаң, вәгазь уку гына аз. Даими тыюлар һәм гаепләүләр аларны өлкәннәрдән ерагайтачак һәм үз-үзләренә бәяне төшерәчәк. Куркыту шулай ук начар роль уйнарга мөмкин. Шуңа күрә иң оптималь вариант — наркотикларны кабул итү нәтиҗәләре турында объектив мәгълүмат, фактлар.
Социаль реклама да, яшьләр арасында популяр булган киңкүләм мәгълүмат чаралары да, социаль челтәрләр дә нәтиҗәле. Кызганычка каршы, илдә социаль реклама, гомумән һәм аерым алганда, аның наркотикларга каршы булганы үсешмәгән диярлек. Ә телевидение һәм Интернет — асылда үсмерләрнең яшәү мохите. Шул ук вакытта наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре һәркем, социаль челтәрдә үз сәхифәсенә кереп, теләсә нинди наркотикка заказ бирә алуын һәм аны китереп бирүләрен күптән түгел генә белде. Һәм, кагыйдә буларак, бу сайтлардан файдаланучылар наркотик катнашмалары белән “шаяра”, ә алар, медиклар раслаганча, кайчагында “авыр” наркотикларга караганда да куркынычрак. Мондый катнашманы тартып, кеше хәтерен өлешчә югалтырга, психикасын какшатырга һәм хәтта үз-үзен үтерергә мөмкин. Бәйлелек бер-ике дозадан башлана
Безнең җәмгыятьне наркоманиядән дәваларга мөмкинме? Властьлар моңа ышана. Шул рәвешле, профилактикадан һәм пропагандадан тыш, наркотик кулланучыларны иртә ачыклау максатыннан, укучылар һәм студентлар арасында мәҗбүри тест үткәрелә башлады. Билгеле булуынча, наркомания җинаятьчелек белән кулга-кул тотынып бара, һәм алар арасында иң еш очраганы — караклык. Шуңа күрә җинаятьче наркоманнарга төрмәгә озатыганчы дәвалануны сайларга мөмкинлек бирүче закон гамәлгә кертелде. Тик бөтен проблема шунда ки, наркоманнарның күбесе медицина ярдәменнән баш тарта. Нәрсә эшләргә соң? Теләмәсәң — мәҗбүр итәбез... һәм дәвалау-хезмәт профилакториена озатабыз. Сәламәтлек саклау министрлыгы катлаулы вәзгыятьтән чыгу юлын күрә һәм СССРның хезмәт лагерьлары тәҗрибәсенә дә, Көнбатыш коллегаларыныкына да таяна.
Русиядә наркомания проблемасы ил халкының сәламәтлегенә глобаль янау булып тора. Наркология диспансерларында 560 меңнән артык кеше исәптә тора. Наркотиклар һәм психотроп матдәләрне вакыт-вакыт кулланучы русиялеләрнең гомум саны 8,5 миллион кешедән артып китә, аларның миллион ярымы героин куллана. Ел саен дозаны арттырудан 100 меңнән артык русияленең гомере өзелә. Наркотикларның теләсә кайсысы сәламәтлекне какшата, наркоман 4-5 ел эчендә һәлак була. Бәйлелек кайчагында бер-ике дозадан соң башлана.
Героин дару урынына сатылган
Русиядә наркомания турында узган гасыр башында җәмгыять бәласе буларак телгә алганнар. Морфий авыртуны баса торган сыйфатта актив кулланыла. Ул даруханәләрдә ирекле сатуда булган. Аның көчле бәйлелек тудыруын аңлау өчен медикларга бик күп вакыт таләп ителә. 80нче елларда — Әфганстандагы сугыш, анда совет солдатлары беренче тапкыр наркотиклар кулланып караган, ә шомлы 90нчы елларда наркотикны һәркем таба ала иде. Ул чакта “мода”да шул ук Әфганстаннан кайтарылган героин иде. Сүз уңаеннан, героин Англиядә XIX гасыр ахырында ук синтезланган. Беренче тапкыр даруханә киштәләрендә ютәлдән дару буларак барлыкка килә һәм 1930 елга кадәр сатыла. Савытында “Героин” дигән сәүдә маркасы да була.
Аннан XXI гасыр — синтетик наркотиклар чоры. 2000нче елларда Уфада һәм Русиянең башка эре торак пунктларында шактый сәер продукцияле кечкенә киосклар барлыкка килә башлады. Сатучылар Африка һәм Латин Америкасы экзотик үләннәреннән тәмәке катнашмалары тәкъдим итте. Товар яшьләр арасында бик тиз популярлык казанды. Ә менә шаман үләне сыйфатында нәрсә сатулары беренче проблемалар килеп чыкканнан соң гына беленде. Катнашмалар көчле наркотик исереклек китереп чыгарган, нәтиҗәдә нерв өзлегүләре, психоз, галлюцинацияләр һәм хәтта артык дозадан үлем нәтиҗәләре дә булды. Сәүдә нокталары урамнардан һәм эре кибетләрдән юкка чыкты, әмма синтетик наркотиклар югалмады. Әфьюн сатучылар виртуаль дөньяга күчте.
Башта социаль челтәрләр, соңрак махсус сайтлар булдыра башладылар. Сатып алучы һәм сатучы бу мизгелдән очрашудан туктады, бу матдәләрне төрле яшерен урыннар аша тапшырдылар. Түләү виртуаль система аша башкарылды. Хәзер һәркем наркотик сатучылар клиенты була ала иде, моның өчен компьютер белән эшли белү дә җитә, ә замана балалары Интернетны беренче сыйныфта ук үзләштерә. Шунда ук түгел, әмма наркотик сатучыларга каршы тору алымы тиз эшләнде. Бу эшкә берничә дәүләт ведомствосы җәлеп ителгән. Беренче этапта наркотиклар сату буенча социаль челтәрләрдәге сайтлар һәм битләр белән көрәш бара. Узган ел республика Прокуратурасы мондый эчтәлектәге дүрт меңнән артык битне ачыклаган. Аларны ябу турында күрсәтмәләр “Роскомнадзор”га җибәрелә. Әмма ябылган бит урынына яңалары шактый тиз барлыкка килә.
Башкортстанда хәлләр ничек?
Бездә наркоманиягә бәйле вәзгыять “киеренке” дип билгеләнә. Республикада наркомания диагнозы белән сигез меңнән артык кеше исәптә тора. Бу һәр 100 мең кешегә 200 наркоман дигән сүз. Шулай ук наркотикларга бәйлеләр саны буенча шәһәрләр һәм районнар рейтингы төзелде. Беренче булып Октябрьский шәһәре тора. Биредә 100 мең кешегә 480 наркоман туры килә. Икенче урында — Туймазы районы, анда күрсәткечләр бераз түбәнрәк. Лидерлар өчлеген Уфа йомгаклый: 100 мең кешегә 373 наркоман туры килә. Һәм бу бары рәсми мәгълүматлар гына. Аларның чын санын беркем дә белми. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә, нигездә, 30 яшькә кадәрге яшьләр эләгә, алар җиңел һәм зур хезмәт хакы эзләгән. Бу инде медальнең икенче ягы — яралы язмышлар һәм җимерелгән гомерләр.
— Наркоҗинаятьчелеккә каршы көрәштә хокук саклаучылар күргән чараларга карамастан, хәл катлаулы булып кала һәм аны хәл итү өчен барлык дәүләт һәм җәмәгать институтларының активлашуы таләп ителә, — диде Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Сергей Герасимов төбәк наркотикларга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында.
Комиссиягә республиканың 14 дәүләт ведомствосы һәм Хөкүмәт вәкилләре керә, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкли.
Проблеманы хәл итү ысуллары турында төрле фикерләр яңгырый: уку йортларында профилактика эшен көчәйтү, Интернетта контрольне активлаштыру, җинаятьләрне күбрәк ачыклау һәм башкалар. Ләкин бу сугышның ахыры юк, бары тик сугыш кыры гына үзгәрә дигән хис туа. Һәм бу сугыш әле шактый синтетик бәхет һәм чын күз яшьләре китерәчәк.