Полиция 10 көнлек баланың анасын эзли.
Воронеж шәһәрендәге бер йортның подъездында полиция хезмәткәре яңа туган баланы тапкан. Сабыйны кәрзингә салып калдырганнар. Аны дәваханәгә илтәләр, тикшерү 10 көнлек кызның сәламәт булуын күрсәтә.
Яңа туган баланы куркыныч хәлдә калдыру очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. "Кыз дәваханәгә китерелде, ул анда табиблар күзәтүе астында. Аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый", — дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы. Хәзерге вакытта сабыйны калдырган кешене ачыклау буенча чаралар күрелә.
РИА Новости хәбәр итүенчә, полиция бу хәлнең шаһитларын да ачыклый.