Уфа халкының яраткан урыннарының берсе бу. Биредә үз экосистемалары, үзечәлекле флора һәм фауна булдырылган.
Бүген паркта семинар үтә. Анда презентация һәм 22-26 июньдә уфамойгород.рф сайтында үткән онлайн-тикшерү нәтиҗәләре төгәлләнәчәк.
Шәһәр активистлары һәм урындагы кешеләр төркеме модератор Александр Старков кул астында территориянең уңай һәм тискәре якларын ачыклап, паркта яңа ял урыннарын билгеләячәк.
Чарада Мәскәү кунагы – МДУның Урбанистика үзәге директоры Сергей Капков та катнаша.
Семинар нәтиҗәләре 30 июньдә “Территории будущего. Взгляд из сердца Евразии” халыкара форумы кысаларында “түгәрәк өстәл"дә игълан ителәчәк.
Уфалылар бүген Урманчылар паркындагы, Дим районындагы һәм Теплое күле буендагы киләчәк үзгәрешләрне тикшерәчәк. Тикшерүләр барышын онлайн-режимда да күзәтергә мөмкин.