+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июнь 2020, 15:00

Урман балансын бозмау мөһим

Башкалабыз Уфаның Урманчылар исемендәге паркында төзелешләр булмаячак. Бу хакта бүген паркның киләчәгенә багышланган семинарда Уфа мэры Өлфәт Мостафин белдерде.

Башкалабыз Уфаның Урманчылар исемендәге паркында төзелешләр булмаячак. Бу хакта бүген паркның киләчәгенә багышланган семинарда Уфа мэры Өлфәт Мостафин белдерде.
Шәһәр хакимияте башлыгы әйтүенчә, парк территориясендә ниндидер зур масштаблы төзелеш булмаячак. Бүгенге очрашу биредә ни күрергә теләгәннәрен белү өчен оештырылган
Өлфәт Мостафин билгеләвенчә, әле Уфаның алты паркы реконструкцияләнә. 30 июньдә “Дубки” скверы ачылачак.
МДУның Урбанистика үзәге директоры Сергей Капков әйтүенчә, паркта урман территориясе балансын бозмау мөһим. Мәскәү кунагы Урманчылар исемендәге паркны республиканың уникаль урыны дип атады. Паркта һәр яшьтәге кеше өчен уңайлы. Биредә төрле урыннар булдырырга мөмкин: табигать белән хозурлану өчен, тынычлыкта булу өчен, спорт белән шөгыльләнер өчен һәм башкалар.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас