+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июнь 2020, 17:30

"Йөзендә сикерделәр"

Стәрлетамакта кыйналган егетне урындагы хатын-кыз коткарган.

Стәрлетамакта кыйналган егетне урындагы хатын-кыз коткарган.
Стәрлетамакта бер төркем яшьләр төн буе бер йорт алдында күңел ачкан. Ләкин таң алдыннан, сәгать 4ләр тирәсендә, ачы тавыш ишетелә башлый. Яшьләр арадагы иптәшләрен кыйный.
- Аны барысы да кыйнады, йөзендә сикерделәр. Мин үзем әни, ләкин егетне якларга чыктым. Ашыгыч ярдәм, полиция чакырттык, - ди шаһитларның берсе.
Әлеге йортта яшәүче ир-егетләрнең берсе дә бәхетсезгә ярдәм итәргә теләмәгән. Нәтиҗәдә, үтергәнче кыйналган егетне хатын-кызларга коткарырга туры килгән.
Фото:bash.news
Читайте нас