Яшь әти, баланы әнисеннән урлап, Уфага качкан.
Уфада Пензада туган бер яшьлек баланы эзлиләр. Сабыйны әнисеннән әтисе урлап алып киткән. Борчылган әни ярдәм сорап Пенза өлкәсе омбудсменына мөрәҗәгать иткән.
Ир белән хатын аерылышырга гариза язган. 23 июньдә суд ир белән хатынга татулашырга өч ай биргән, әмма икенче көнне әтисе баланы урамда йөртергә алып чыга да, Башкортстанга урлап алып килә.
Елена Столярова үзенең коллегасы - Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкилгә әти кешенең яшәү урыны буенча опека белгечләренең балага йөрүен оештыру һәм аның яшәү урынын билгеләүне сорады. Шулай ук суд карарына кадәр кече яшьтәге баласын үз теләге белән әнисенә кайтару үтенече белән хат юллады.
Суд әле баланың кем белән калачагын билгели алмаган. Хәзер бала һәм әтине полиция эзли.