Кинотеатрлар март аенда коронавирус таралуга чик кую максатында ябылган иде. Озакламый аларны ачмакчылар. Бу турда вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итә.
Русия Хөкүмәтендә үткән брифингта шундый карарга килгәннәр: кино яратучылар июль уртасыннан янә кинотеатрларга йөри алачак.
15 июльдән кинотеатрлар ачылса, театрлар һәм концерт заллары көзен генә эшли башлар дип көтелә.
Хәзер кинотеатрларга яңартылган Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк булачак.
Биредә шуны да әйтик: бүгенге көнгә дөньяда 10 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган, 500 мең кеше әлеге авырудан вафат булган.