Кушнаренко районында Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнаша. Бу бүген генә күзәтелми, ә сайлау участоклары ачылганнан бирле, ягъни 25 июньнән аларда халыкның күпчелеге булып, илебезнең төп законына кертелүче төзәтмәләргә үз карашын белдереп өлгерде.
- Тавыш бирергә килүчеләр бер-берсе белән очрашмый диярлек. Ә бу коронавирустан саклануның иң төп таләпләреннән, - ди сайлау участогы комиссиясе әгъзалары.
Районда зур активлык күрсәтүчеләрнең берсе - 2466нчы сайлау участогы Горький авыл Советына караган Гомәр авыл клубында урнашкан. Биредә 1 июльгә кадәр 185 сайлаучының 124е тавыш биреп өлгергән. Районның башка сайлау участокларында да эш яхшы оештырылган, закон бозуларга юл куелмый.