1 августка кадәр чит илгә чыгып булмаячак.
Чит ил кешеләрен Русиягә кертүне тыю 1 августка кадәр озайтылды. Бу хакта Росавиация тарафыннан аэропортларга һәм авиакомпанияләргә җибәрелгән телеграммага сылтама белән РБК агентлыгы хәбәр итте.
Ак йорттагы ышанычлы чыганак мәгълүматларына таянып, агентлык, мондый телеграммалар чит илләр белән тоташтыручы һава юллары ябылганнан бирле һәр ай саен җибәрелә, дип билгели - һәм шул рәвешле, чыганак раславынча, Русиягә керүне чикләү турында гына түгел, русиялеләрнең чит илгә чыгуы турында да сүз бара.
Фото: pixabay.com.