Сабый урамга самокатта йөрергә чыккан булган.
Этләр Уфаның "Яркий" микрорайонында яшәүчеләрне куркуда тота. Урындагы хатын-кызлар балаларын урамга алып чыгу өчен эштән ирләре кайтуын көтәргә мәҗбүр. Әлеге хәлгә йогынты ясау мөмкинлеге булмау турында сөйли алар. Куркыныч тудыручы сукбай этләр белән проблеманы кем цивилизацияле хәл итәргә тиеш соң?
"Эт кешенең дусы", - дип җырлана билгеле совет мультфильмында. Әмма "Яркий" микрорайонында яшәүчеләр алай уйламый. Моның сәбәбе - йортсыз хайваннар. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр сүзләренчә, сукбай этләр төркеме аларны инде берничә ай куркытып тота.
Күптән түгел самокатта йөрүче бала өчен мондый "очрашу" чак кына фаҗига белән тәмамланмый калды. Әгәр янәшәсендә әти-әниләр булмаса, моның нәрсә белән тәмамлануы билгесез.
- Сукбай этләр урындагы паркны үз территориясе итеп исәпли. Анда кереп тә булмый. Кайберәүләр аларны ашата, шуңа да аларның саны көннән-көн арта. Урамда таяксыз йөреп булмый, - ди урындагы халык.
Әлеге проблеманы хәл итү өчен урындагы җитәкчелеккә бик күп шикаятьләр язылган.