“Инцидент” системасын мондый җаваплар канәгатьләндерми.
Тагын бер мөрәҗәгать Уфаның Бий һәм Гайдар урамнарындагы юл торышына кагыла.
“Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан юлларның сыйфатын яхшырту уңаеннан бик күп чаралар күрелә, акча юнәлтелә, шул ук вакытта урыннарда чиновниклар гади кешеләр проблемаларына игътибар итми. Әлеге урамнарга хәтта ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарына үтеп керү мөмкинлеге дә юк, чөнки юлларда зур-зур чокырлар хасыйл булган. Русиянең иң зур шәһәрләренең берсендә, башкала уртасында шундый юл булуы башка сыймый”, дип яза бер уфалы һәм ярдәм итүләрен үтенә.
“Инцидент” системасы әлеге мөрәҗәгатьне дә теркәгән. Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Раил Мирхәйдәров белдерүенчә, әлеге урамнардагы юлларга асфальт ватыгы түшәлгән.
Калтасы районыннан Ангелина Баирова Яңа яшь авылында әллә ничә ел кое төзек түгеллеге турында яза. Авыл хакимиятенә дә мөрәҗәгать итеп караганнар, ярдәм итәрбез дигәннәр дә вәссәләм! Ике атна элек кое бөтенләй җимерелгән. Авыл Советы депутатына бу хакта әйткәч, ул: “Мин нәрсә эшли алам? Акча юк!” дип кенә котылган.
Ә менә “Инцидент-менеджмент” системасыннан җиңел генә котылып булмый. Ул мөрәҗәгатьне таба, терки һәм тиешле органнарга хәл итү өчен җибәрә. Хатта язылган проблема чишелмичә һәм бу хакта тиешле органнан тиешле җавап килмичә, мөрәҗәгать гамәлдән чыгарылмый.
Менә Калтасы районы хакимияте башлыгы Юрий Садыровтан килгән җавапта да Иске яшь авыл Советы тарафыннан планлаштырылган эшләрнең башкарылуы турында хәбәр ителә. Кое төзәтелгән, өстенә япма урнаштырылган. Димәк, проблема хәл ителгән.