+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июль 2020, 13:20

Ни өчен исерекләр ешрак бата?

Күптапкырлар исерекләрнең батып үлүе турында ишеткәнебез бар. Нигә алар өчен елга-күлләр аеруча хәвефле?

Күптапкырлар исерекләрнең батып үлүе турында ишеткәнебез бар. Нигә алар өчен елга-күлләр аеруча хәвефле?
Күпләр эш эчкән кешенең хәрәкәтләрендә дип уйлый - алар коры җирдә дә туры гына йөрми, янәсе. Тик эш бөтенләй башкада.
Биш сантиметр диаметрлы торбаны күз алдыгызга китерегез. Бер мизгелдә торба киңәя - 10 сантиметр була, ә аннары өч сантиметрга кадәр кискен тарая. Нәрсә булачак? Торба киеренкелектән иң йомшак урыныннан ярыла.
Кеше белән дә шулай ук. Ул эчкәч, кан тамырлары киңәя, суга кергәч, температура аермасыннан (тәннеке - 36,6, ә суныкы - 18-20 градус) тамырлар кискен тарая һәм шартлый. Әгәр дә кешенең иң йомшак тамыры йөрәктә икән - инфаркт, баш миендә икән - инсульт була.
Температураның кискен төшүе һәм, димәк, кан тамырларына йөкләнеш шыр аек кешеләр өчен дә куркыныч. Шуңа күрә суга дөрес керергә - башта тездән, бераз торгач, билгә кадәр, аннары гәүдә белән күмелергә мөмкин. Менә хәзер чумарга да була. Бу, беренче чиратта, артык авырлыктагы һәм кан басымы төшүдән интеккән кешеләргә кагыла.
Суда шулай ук өреп кабарткан матраслар да бик хәфевле. Махсус җиһазландырылмаган пляжлар да зур куркыныч тудыра.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, ел башыннан 3 июльгә кадәр 59 кеше, шул исәптән дүрт бала батып үлгән. Узган ел 120 кешенең, шул исәптән 11 баланың гомере суда өзелгән.
Алар барысы да бернәрсә дә булмас дигән тулы ышаныч белән су коенырга барган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: mk.ru
Читайте нас