Наталья Амуляеваны үз эшен ачарга нәрсә этәргән?
Балтач районында бүгенге көндә 300дән артык кече һәм урта бизнес субъекты бар. Алар, башлыча, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү тармагында эшли. Узган елда районда барлыгы 66 эшкуар үз эшен ачкан, шуларның 10сы — юридик берәмлекләр. 2018 ел белән чагыштырганда, үсеш 22 процент тәшкил иткән.
“Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү” муниципаль программасы кысаларында узган елда бизнес булдыруның башлангыч стадиясендә 1 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аның 650 мең сумы — республика, 400 меңе район бюджетыннан юнәлтелгән.
— Мондый ярдәмгә район буенча 8 заявка бирелгән иде. Үз эшен булдырырга яисә киңәйтергә теләүчеләр бизнес-проектларын тәкъдим итте. Комиссия, беренче чиратта, үсеш перспективасы, өстәмә эш урыннары, алар күрсәткән хезмәткә ихтыяҗ булган тәкъдимнәргә өстенлек бирде. Программаның шарты буенча, мондый субсидия үз эшен ачып, теркәлүенә бер ел үтмәгән эшкуарларга ярдәм йөзеннән бирелә. Конкурс нигезендә районда ул 6 кешегә тәгаенләнде. Шунысы мөһим, дәүләт ярдәме аларның барысына да үз эшләрен киңәйтергә булышты, һәм бу малтабарлар сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, тиз арада халык ышанычын яулады, — ди район хакимияте башлыгының эшкуарлык мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Хәметова.
Әйтик, субсидия алучыларның берсе — Шәрифҗановлар “Гаилә стоматологиясе”н ачкан. Бүгенге көндә алар өлкәннәргә дә, балаларга да стоматология ярдәме күрсәтә. Хәзер район халкына протез, имплант ясату өчен башкалага кадәр йөрергә кирәкми, биредә барлык хезмәтләр дә күрсәтелә. Шәхси эшкуарларга күрсәтелгән тоемлы дәүләт ярдәме район үзәгендә автосервис ачарга ниятләгән Илнур Шакировка да яңа мөмкинлекләр тудырган. Атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Руслан Гәрәев печән төяү һәм рулоннарга җыеп тыгызлау өчен хуҗалыкта бик тә кирәкле агрегатлар сатып алган. Бәдамшин — умартачылык, Зөлфия Әхиярова тимер-бетон кулчалар җитештерү буенча бизнес-идеяләрен тормышка ашыра алган. Иске Балтачта тегү цехын ачкан Наталья Амуляева да, малтабарлыкка дәүләт ярдәме программасыннан файдаланып, үз эшен киңәйтүгә ирешкән. Әйткәндәй, хезмәтенең якташларына файда китерүе, аның җаваплы һәм ышанычлы эшкуар булуы коронавирус таралу куркынычы янаган көннәрдә аеруча сыналган. Тәҗрибәле тегү остасы, вакыт белән исәпләшмичә, иң дефицит товар — халык өчен күптапкыр кулланыла торган битлекләр тегүгә беренчеләрдән алынган. Акча эшләү максаты белән түгел, ярдәм йөзеннән. Наталья Викторовна белән әңгәмәне без нәкъ әнә шул пандемия шартларында эшләүдән башладык.
— Наталья Викторовна, Җир шары буйлап таралган коронавирус кешелекне гүя “пауза”га куйды, өйләренә бикләде, эштән туктатты. Бу афәттән бигрәк тә эшкуарлар зыян күрде. Сезнең эшчәнлеккә дә йогынтысы булмый калмагандыр?
— Әлбәттә, төп эшебез бу чорда туктап торды. Яңа шартларда саклагыч битлекләргә ихтыяҗ барлыкка килде. Без халык, оешмалар өчен бәз тукымадан, башлыча өч катлы итеп, күптапкыр кулланыла торган битлекләр тектек. Хезмәттәшем Алина Вәлиуллина белән волонтерлар өчен өйдә көн саен 40-60, хәтта 100 битлек теккән чаклар да булды.
— Аптекаларда битлекләр булмаган вакытта аны кыйммәт хакка сатып, баеп калырга омтылучылар да булмады түгел. Якташларыгыз әйтүенчә, Сез аларны керем чыганагына әйләндерми, үз хакына биргәнсез...
— Барысы өчен дә авыр вакытта акча эшләп калырга тырышу намуссызлык булыр иде. Башта без хакны, бер битлеккә киткән тукыма бәясеннән чыгып, 20 сумнан билгеләдек. Соңыннан, поставщиклар материал хакын күтәргәч, безгә дә бәяне 30 сумнан куярга туры килде.
— Наталья Викторовна, гадәттә, тегүгә сәләт нәселдән бирелә. Сезнең бу һөнәргә алыну ничек булды?
— Гаиләбездә тегүче булмаса да, мин энә-җепкә балачактан тартылдым. Бертуган апаларым бәйләм бәйләгәндә, мине тегү кызыксындыра иде. Әнием еш хәтерли иде: аның күлмәгендә кечкенә тишелгән урынны күрсәм дә кискәләп, шунда ук курчакларга киемнәр тегәргә тотынганмын. Әбинең сандыгына кереп, борынгы киемнәргә заманча “сулыш” бирүче дә ул мин идем. Аннары балачак, яшьлек елларым Үзбәкстанда үтте бит. Андагы мохит тә шушы башлангычларны үстерүгә булышлык иткәндер. Мәктәп елларында хезмәт дәресе укытучым тегүгә, бәйләмгә, аш-суга бик маһир педагог иде. Кул эшләре осталыгына нигезне нәкъ ул салды һәм, мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, тегүче һөнәренә укырга юлландым. Һөнәрчелек училищесында укыган еллардан ук сәүдә базасындагы тегү цехында эшләдем. Киҗе-мамык тукымадан урын кирәк-яраклары, күлмәк-халатлар, эчке киемнәр тектек. Монда эшләү миңа гомерлек тәҗрибә бирде.
2003 елда без гаиләбез белән Балтач районына кайтып төпләндек. Бирегә кайткач та шушы һөнәр буенча эшләвемне дәвам иттем. Башта универмагта, аннары пәрдәләр һәм тюльләр тегү цехында эшләдем.
— Ә үз эшегезне ачу идеясе кайчан туды?
— Мондый ният күптәннән бар иде. Һөнәремә рәхмәтлемен, мин бервакытта да эшсез-ашсыз утырмадым, кешедән өзелмәдем. Хәтта улларым белән декрет ялында булганда да, тегү машинам “текелдәп” торды. Узган елның язында эшкуарлыкка алынырга кирәк дигән ныклы карарга килдем. Кредитка ике көнкүреш тегү машинасы, арендага урын алып, эш башладым. Шул ук елны дәүләт субсидиясе алу бәхетенә ирештем. Бу акчаларга авыр тукымалар өчен махсус өч тегү машинасы, кирәкле фурнитуралар сатып алдым һәм өстәмә эш урыны булдырдым. Әйткәндәй, эшемне алга җибәрү өчен тоемлы ярдәм булды бу. Бүген инде без халыкка кием-салым тегү, ремонтлау буенча хезмәт күрсәтәбез.
— Останың даны үзеннән алда йөри диләр...
— Бу чыннан да шулай. Син теккәнне берсе ошатса, аңардан ишетеп икенчесе, өченчесе килә. Аллаһка шөкер, клиентларыбыз рәхмәт сүзләре әйтә, канәгатьләр. Андыйларның күп булуы, әлбәттә, сөенечле.
— Белүемчә, сезнең район үзәгендә мондый оешмалар берничә. Конкурентлар күп булу эшегезгә аяк чалмыймы?
— Һәр тегүченең үз клиенты бар. Ул аның кулына өйрәнгән, тегүен ошата. Син хакны төшереп кенә аны үзеңә карата алмыйсың. Чөнки ул шул остага күнеккән. Безнең очракта да шулай. Кызлар белән үзара киңәшләшеп, хакларны тигез тотып, бердәм эшлибез.
— Сез инде 30 ел тегү өлкәсендә эшләгән кеше. Ремонтка китерелгән кием-салымның элеккеләре белән бүгенгесе арасында аерма нәрсәдә?
— Хәзергеләренең сыйфаты начар. Дөрес, төсләре чагу, тегелешләре матур, үзенчәлекле. Әмма кибеттән алынган киемнең ике атнадан соң кесәләре сүтелә, җиңнәре таралып төшә, төймәләре коела. Шуңа да хәзер кием тектерүчеләрдән бигрәк, аны төзәтергә китерүчеләр шактый.
— Беренче карашка, тегүче һөнәрен үзләштерүнең бер кыенлыгы юк кебек. Курслар тәмамлыйсың, ә аннары үз эшеңне ачарга да була...
— Бөтен кеше дә тегүче була алмый. Кайберәүләргә төймә тегү дә авыр бирелә. “Шуны тегеп кенә бирегез, зинһар”, дип килүчеләр бар. Бу һөнәр зур сабырлык һәм төгәллек сорый. Хата җибәрергә ярамый. Ярты сантиметр гына дөрес текмәсәң дә, киемең тиешенчә килеп чыкмый дигән сүз. Бу сәләт Ходайдан биреләдер дип уйлыйм. Хезмәттәшем Алина Шакирҗан кызы үз эшен белеп, яратып башкара. Аның белән эшләве җиңел, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз.
— Киләчәккә нинди планнар, идеяләр белән яшисез?
— Соңгы елларда районыбызда яшәүче күпмилләтле халкыбыз арасында милли күтәрелеш сизелә. Үз халкының костюмнарын тегүне, киемнәргә өлешчә милли атрибутика кертүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр арта. Бу сөенечле хәл, әлбәттә. Без эшчәнлекне шул юнәлештә дә үстерергә ниятлибез. Субсидия ярдәмендә сатып алынган тегү машиналарының берсе милли бизәкләр чигү мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме, эпидемия белән бәйле сынаулар артта калып, тормыш барыбыз өчен дә үз көенә кайтсын.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА әңгәмәләште.