+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июль 2020, 16:05

Суга батабыз

Уфаның Дим районы Грозный урамындагы 71/1 санлы йортта яшәүче Илмир Гыйльметдинов социаль челтәрләр аша Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.

Йорт янында балалар бакчасы төзегән вакытта яңгыр сулары ага торган системаны бозганнар. Хәзер йорт подвалы һәм җәяүлеләр юлы су белән тула. Автор шушы проблеманы хәл итүләрен үтенә.
Уфаның Дим районы Грозный урамындагы 71/1 санлы йортта яшәүче Илмир Гыйльметдинов социаль челтәрләр аша Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Йорт янында балалар бакчасы төзегән вакытта яңгыр сулары ага торган системаны бозганнар. Хәзер йорт подвалы һәм җәяүлеләр юлы су белән тула. Автор шушы проблеманы хәл итүләрен үтенә.

Әлеге мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгән һәм тиешле адрес буенча тикшерүгә җибәргән. “Жилстандарт” предприятиесе хезмәт­кәрләре урынга чыгып, территорияне караган. Йорт янында яңгыр суы агар өчен бетон улак эшләнгән. Йортка су керү проблемасы беткән, дип хәбәр итә Дим районы хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе Эльдар Фәхретдинов.
Читайте нас