Республиканың Учалы районы Иҗат йортында пандемия чорында актив эшләгән активистларның җыены үтте. Райондагы 49 волонтер арасында, нигездә, яшь буын, әмма урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә бар.
Карантин чаралары чорында, мохтаҗларга ярдәм итүдән тыш, волонтерлар инвалид балалар, өлкәннәр, яшьләр белән даими нигездә эшләде.
Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов волонтерларны котлады, аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Чара барлык кирәкле санитар-эпидимиологик нормаларны үтәп узды, кунаклар битлекләр кулланды, залда интервал сакланды.
Шулай ук чара кысаларында волонтерлар өчен концерт номерлары күрсәтелде, беренче ярдәм күрсәтү буенча психологик тренинг, мастер-класслар оештырылды.
Фото: Учалы район хакимияте матбугат хезмәте.