+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2020, 07:00

148 миллиард сум штраф

Норильскида нефть продуктлары түгелүдән табигатькә салынган зыянны шул суммага бәяләделәр. Росприроднадзор "Норникель"дән әлеге сумманы ирекле рәвештә түләүне таләп иткән. Бу хакта Росприроднадзор хәбәрендә бәян ителә. Ведомство "Норникель" төркеменә керә торган Норильск-Таймыр энергетика компаниясенә зыянны ирекле каплау турында таләпләр юллаган. "Норникел"ның үзендә "Интерфакс"ка “әлегә документлар безгә килеп кермәде”, дигәннәр һәм алар кергәннән соң штраф күләменә карата фикерләрен белдерүне вәгъдә иткәннәр. 2019 елда "Норникель"ның саф табышы 6 миллиард доллар (430 миллиард сум) тәшкил иткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 21 мең тонна нефть продуктлары елга-күлләргә аккан. Әлеге фаҗига буенча Президент Владимир Путин ике киңәшмә үткәргән иде. Бу - ХXI гасырда Русия тарихында иң зур экологик авария.Фото:РИА Новости.

Норильскида нефть продуктлары түгелүдән табигатькә салынган зыянны шул суммага бәяләделәр.

Росприроднадзор "Норникель"дән әлеге сумманы ирекле рәвештә түләүне таләп иткән. Бу хакта Росприроднадзор хәбәрендә бәян ителә.
Ведомство "Норникель" төркеменә керә торган Норильск-Таймыр энергетика компаниясенә зыянны ирекле каплау турында таләпләр юллаган. "Норникел"ның үзендә "Интерфакс"ка “әлегә документлар безгә килеп кермәде”, дигәннәр һәм алар кергәннән соң штраф күләменә карата фикерләрен белдерүне вәгъдә иткәннәр.
2019 елда "Норникель"ның саф табышы 6 миллиард доллар (430 миллиард сум) тәшкил иткән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 21 мең тонна нефть продуктлары елга-күлләргә аккан. Әлеге фаҗига буенча Президент Владимир Путин ике киңәшмә үткәргән иде.
Бу - ХXI гасырда Русия тарихында иң зур экологик авария.
Фото:РИА Новости.
Читайте нас