+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2020, 09:50

77 яшьлек бабай суга баткан

Фаҗигале хәл кичә Белоретта булган.

Фаҗигале хәл кичә Белоретта булган.

Кичке җиделәр тирәсендә Белорет шәһәре буасында олы яшьтәге кеше батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, ул исерек булган.
“Мәрхүм булган ир дусты белән яр буенда спиртлы эчемлекләр эчкән, ә аннары су коенырга булган һәм батып үлгән. Һәр көнне кешеләр батып үлә, әмма сабак алмыйлар", — ди коткаручылар.
77 яшьлек ирнең гәүдәсен водолазлар шул ук кичне су төбеннән алган. Коткаручылар фаҗиганең җиһазландырылмаган пляжда булуын билгеләде.

Республикада 2020 ел башыннан 74 кеше батып үлгән, шуларның 7се - балалар.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас