+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2020, 07:50

Янә 48 мең почта хезмәткәренең эш хакы артачак!

Бу хакта кичә Русия Президенты Владимир Путинның “Русия почтасы” җитәкчесе Максим Акимов белән очрашуында билгеле булды.

Бу хакта кичә Русия Президенты Владимир Путинның “Русия почтасы” җитәкчесе Максим Акимов белән очрашуында билгеле булды.
– Без хезмәт хакларын күтәрүне дәвам иттек. Аның өченче дулкыны 1 майда булды, бу эшне кичектермәдек. Ул 38 мең кешегә кагылды. Хезмәт хакларын күтәрү дулкыны тагын 1ноябрьдә булачак, ул 48 мең кешегә кагылачак, бернинди коронавирус инфекциясе дә моңа йогынты ясый алмаячак, – диде Акимов ил җитәкчесе белән эшлекле очрашуда.
Моннан тыш, компания 5 мең яңа вакансия ачкан һәм ябылырга мәҗбүр булган офлайн кибетләр персоналын вакытлыча эшкә урнаштырган.
Шул ук вакыта 28 мең хезмәткәр өйдән эшләүгә күчкән. Ә күп хезмәткәрләр җиңел булмаган шартларда эшләвен дәвам иткән, бер өлеше тәүлек әйләнәсе режимында эшләгән.
Фото: yandex.com
.
Читайте нас