Бүген, 9 июльдә, Уфадагы Агыйдел күперендә үз-үзенә кул салырга омтылган егетне коткарганнар.
Бу хакта Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Яшь ир-егет Агыйдел күперендәге аркага менгән. Моны күрүче шаһитлар, аның сикерергә теләвен чамалап, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән.
Коткаручылар махсус корылмалар белән биеклеккә күтәрелеп, егетне аска төшәргә үгетләгән. Аны озак сөйләшүләрдән соң гына хәвефле урыннан төшерә алганнар. Бу вакытта елгада водолазлар да кизү торган.
Егет шунда ук табиблар кулына тапшырылган. Алдан бирелгән мәгълъматлар буенча, ул исерек булган. Үз гамәлен ул гаиләдәге проблемалар белән аңлаткан.
Фото:gtrk.tv