Владимир Путинга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Владимир Путинга Русия көнен бәйрәм итүне 12 июньнән 1 июльгә күчерергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “Риа Новости” агентлыгы хәбәр итә.
Мондый тәкъдимне Иҗтимагый палата әгъзасы, Гомумдәүләт ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец белдергән.
Аның фикеренчә, Русия көнен бәйрәм итүнең хәзерге датасы күпләрдә Советлар Союзы таркалу көне белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә, Ирина Волынец Президентка бәйрәмне ил Конституциясенә төзәтмәләр кертүнең төп көненә, 1 июльгә, күчерергә тәкъдим белән мөрәҗәгать юллаган.
Билгеле булуынча, Русия көне 1992 елдан алып ел саен билгеләп үтелә.