+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 июль 2020, 06:30

100 яшьлек ветеранга кемнең кулы күтәрелгән?!

Кыйгы районында утлы сугышны кичкән яугир фаҗигале һәлак булган.

Кыйгы районында утлы сугышны кичкән яугир фаҗигале һәлак булган.

Кыйгы районында 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Несмеянов фаҗигале һәлак булган.
"Урында полиция хезмәткәрләре эшли. Алдан билгеләнүенчә, үлемнең сәбәбе - талау вакытында үтерү. Вакыйганың нечкәлекләре соңрак билгеле булачак", — дип хәбәр итә социаль челтәрләрдәге битендә Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко.

Аның посты астында язучылар билгеләвенчә, Иван Николаевич ялгызы яшәгән. Хатыны вафатыннан соң ул беркемне дә янәшәсендә күрергә теләмәгән. Ике кызы, хәзер инде үзләре пенсионерлар, Чиләбедә яши. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән булган. Күршеләре дә һәрвакыт күз-колак булып, хәлен белеп торган.
Якташлары ветеранның туган авылы Ләүзәдә актив тормыш рәвеше алып баруын, феноменаль хәтергә ия булуын билгели.

“Үзенең 100 яшьлек юбилеенда ул Константин Симоновның «Ледовое побоище» поэмасын яттан сөйләде. Иван Николаевичның яшәргә омтылышы көчле иде. Аның янына авылдашлар еш кына авыл тарихына кагылышлы сораулар белән килде. Укучылар килеп йөрде. Ул барысын да һәрвакыт шатланып кабул итте", — дип яза Любовь Козлова.

Фото: bash.news
Читайте нас