+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 июль 2020, 06:05

Ремонт та юк, белгечләр дә!

Кушнаренко районында яшәүчеләр Башкортстан Башлыгына социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатендә урындагы поликлиниканың торышына игътибар итүен сораган иде.

Кушнаренко районында яшәүчеләр Башкортстан Башлыгына социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатендә урындагы поликлиниканың торышына игътибар итүен сораган иде. Радий Хәбиров районга эш сәфәре барышында үзәк район дәваханәсенең поликлиникасы биналарын карады. Һәм ул менә нәрсәгә игътибар иткән.

Поликлиника бинасы яргаланып беткән – “корпусның конструктив бөтенлеге бозылган, бу пациент­ларның тормышына һәм сәла­мәтлегенә куркыныч тудыра”, — дип хәбәр итә төбәк Башлыгының матбугат хезмәте. Шул ук вакытта бинаның үзен авария хәлендә дип танымаганнар. Аны арытаба файдалану өчен нигезен ныгытканнар, табиблар биредә кабул итә. Моннан тыш, поликлиникага сменага 150 кеше килү нормативы булса, биредә көненә 300дән артык кешене кабул итәләр.
Пациентларга мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров дәвалау учреждениесен тәртипкә китерәчәкләр, дип белдерде. Төбәк җитәкчесе БР Сәламәт­лек саклау министрлыгына яңа поликлиника төзү яки гамәлдәгесен яңарту буенча тәкъдимнәр эшләргә, бел­гечләр чакырырга кушты: поликлиникада кардиолог, балалар хирургы, нарколог, психиатр, фтизиатрга ихтыяҗ бар.
Читайте нас