Бүздәк районы халкы Башкортстан җитәкчесенә Иске Бүздәк авылында юлларның начар торышына һәм урындагы хакимиятләрнең игътибарсызлыгына зарлана. Аларның социаль челтәрләрдәге хатын “Инцидент” системасы” теркәгән.
“Юллар бик начар, грейдер елга бер тапкыр уза. Дистә еллар ремонт күргән юк. Безгә асфальт кирәкми, вакташ салу һәм даими грейдер белән тигезләү, тыгызлау да җитәр иде. Ә әлегә бу юлдан машинада гына түгел, җәяү йөрү дә авыр. Авыл хакимияте башлыгы юлларны бөтенләй карамый. Вәгъдә бирә, ләкин нәтиҗә юк”, — дип язалар Веретенников урамында яшәүчеләр.
Тиздән “Инцидент” һәм халык алдында район башлыгы Азат Арсланов хисап тотты: “Иске Бүздәк авылында Веретенников урамы буенча юл ремонтын төгәлләделәр”, — диелә аның җавабында.
Аннан соң рәхмәт сүзләре килгән: “Иске Бүздәк авылы халкы юл төзелешен оештыруда күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Тиз һәм сыйфатлы итеп эшләделәр. Элек ул җимерек, узып та булмый иде. Хәзер барысы да әйбәт. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә (“БЭКК” идарәче компаниясе), авыл һәм район хакимиятләре башлыкларына рәхмәт белдерәбез”, — диелгән хатта.