Бүген “Башкирия” милли паркында “Многоликая Куперля” экомаршрутының һәм “45 квартал” экокемпингындагы һәм “Биек-тау” экосукмагындагы яңа объектларның презентациясе үтте.
Инфраструктура “Биологик күптөрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль проекты кысаларында күтәрелә.
Чара Русия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының “Маршрут төзелгән” акциясе кысаларында үтте. Анда табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Елена Панова, БМОның ирекле ихтыяр илчесе, Дәүләт думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Фетисов катнаштылар.
“Башкирия” – 2019 елда беренчеләрдән булып “Экология” гомумдәүләт проектының “Биологик күптөрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү" федераль проекты кысаларында инфраструктураны үстерүгә чаралар алган Русиядәге сигез милли паркның берсе. Бюджеттан бүленгән 12,5 миллион сумга паркта су маршрутларында, экосукмакларда, кемпингларда беседкалар, сантехникалы һәм гидроизоляцияле туалетлар, 30 километрдан артык туристик маршрутларны җиһазландырырга исәп тоталар.
Фото: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте