Белгечләр бәяләвенчә, үткән елдагы белән чагыштырганда, Башкортстанга туристлар агымы июль-августта ике тапкырдан артып китәчәк. Кунакханәләрдә һәм ял базаларында урыннарны алдан алып кую бүген мөмкин түгел дә инде. Бу хакта бүген иртән оператив киңәшмәдә Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков белдерде.
2019 елда республикада 2,7 миллион кеше булган, бу, бер ел алдагы белән чагыштырганда, 200 меңгә күбрәк. Туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр күләме 13,5 миллиард сумга җитте, бу - Русия төбәкләре арасында 9нчы урын. Шул ук вакытта 4,9 миллиард сумга сәламәтләндерү хезмәтләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урынны алды.
Башкортстанга килүче туристлар канәгать калсын өчен ведомство берничә юнәлештә эшли. Яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән дә: “Янгантау” геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә кертелде.
Туристлар инфраструктурасын формалаштыру, “Шүлгәнташ” һәм “Торатау” геопарклары территориясендә мәдәни-тарихи объектларны төзекләндерү буенча масштаблы проектлар дәвам итә. Мәгариф, социаль һәм башка программалар буенча уку йортлары, җәмәгать хәрәкәтләре, экология оешмалары белән эшне активлаштыру планлаштырыла.
Моннан тыш, Әбҗәлил, Белорет, Бөрҗән районнарында “Урал” туристик-рекреацион типтагы аерым икътисади зона булдыру буенча проект старт алды.
Комитет рәисе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча башланган туристик навигация системасын булдыру буенча эш барышы турында сөйләде. Федераль, төбәк һәм урындагы юлларда, торак пунктларда 427 билге куелган, 30 сентябрьгә кадәр 1500 билгегә җиткерергә исәп тоталар.
1 августтан Уфада ике катлы туристик автобус йөри башлаячак, шәһәр буйлап бушлай җәяүле экскурсияләр оештырылачак. Быел Уфа “Туристик сувенир” конкурсының Бөтенрусия этабын үткәрү хокукын алды. Ул көз үтәчәк.
2021 елда Бөтендөнья Фольклориадасына һәм “Апимондия” Халыкара умартачылар конгрессына кунакларны кабул итү максатында эчтәлекле программалар әзерләнә.
Туристлар агымы үсү сәбәпле, Салават Нәфыйков инфраструктура булдыру һәм территорияне төзекләндерү өчен туристик җыем кертергә тәкътим итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләне анализларга кушты һәм комитетка тармакны үстергән өчен рәхмәт белдерде.