+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 июль 2020, 06:20

Йөз сүз белән кермәсә, йөз сум белән керәчәк!

Элекке айныткычларны, дәвалау-хезмәт профилакторийларын кире кайтарырга иде.

Элекке айныткычларны, дәвалау-хезмәт профилакторийларын кире кайтарырга иде.

Мин гәзитне 50 елдан артык алдырам һәм аны иң хөрмәт иткән басмаларның берсе дип исәплим, чөнки ул дөнья­лыкта булган яхшы һәм яман якларны чагылдырып, укучыны тәртипле, акыллы булырга, алдынгы кешеләрдән үрнәк алырга өйрәтә. Бигрәк тә аена бер чыга торган “Яман гадәт — яман чир” сәхифәсен укыганнан соң, кешеләрнең ника­дәр түбәнчелеккә төшүләренә аптырыйм. Шушы мине кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Сүз эчү, тарту, наркомания турында бара. Ул юлга керүдән ничек тыелырга, кереп киткән очракта ничек котылырга? Бу хакта мин дә уйланам һәм кайбер фикерләремне җиткерәсем килә.
Мин үзем 13 яшьтән гармунда уйныйм. Сугыштан соңгы елларда исән кайткан абыйлар бәйрәм­нәрдә мәҗлесләр оештыра иде. 6-7 сыйныфтан башлап мине, укытучылардан сорап, шунда чакыралар. Мәҗлесләрдә эчәләр, тәмәке тарталар. Миндә шул вакытлардан эчүгә, тартуга нәфрәт тугандыр, дип уйлыйм. Элекке язмаларымны карасам, Уфада училищеда укыганда 1957 елның ноябрь бәйрәмендә авылга бишендә кайтып, унында киткән­мен. Шул арада 27 урында табында булганмын. Чөнки гармун­сыз мәҗлес тозсыз ашка тиң.
Армиядә өч ел хезмәт итеп, ике елдан артык самолетта бортрадист булдым. Төрле шәһәр­ләргә барып төшәбез. Кунакха­нәгә урнашкач, ашыйбыз, эчәбез, офицерлар тәмәке көйрәтә. Сүз куйдылар: “Сине барыбер эчәргә, тартырга өйрәтәбез”, — диләр. Юк, өйрәтә алмадылар.
Аннан соң да. Менә 81 яшь тула, бер тәмәке капканым булмады. Эчүгә килгәндә, әби (хаты­нымның әнисе) бик акыллы, дини яктан укымышлы кеше иде. 90 яшенә җитеп үлде. Шуңа кадәр кунакларда бер рюмка аракы эчте. Мин дә өйрәнеп калдым: бер-ике рюмка — дару урынына, өченчесе — агу.
Моңардан чыгып шуны әйтәсе килә: рухи яктан көчле булырга кирәк. Аның өчен күп укырга, яхшылыкны үзләштерергә кирәк. Үз-үзеңне дә җиңә алмагач, нинди кеше син! Ну, ярый, эчәсең дә, тартасың да ди. Кешене тик үлем генә куркыта, әйткәнне аңламый. Яшь чакта Уфада укыганда, Агыйделдә су кереп, пароходка каршы йөзгәндә аякларны көзән җыерды, ярга чак чыгып өлгер­дем. Шуннан соң суга кер­гәнем юк. Училищеда укыганда авылга кайткан вакытта Уфадан Дим районына кадәр вагон арасында барабыз да, поезд юлы электр линиясеннән аерылгач вагон башына менәбез. Бервакыт вагон арасыннан менеп, аягымны турайтыйм дисәм, фәрештә ка­рат­кандыр инде, баш өстендә ге­нә — электр чыбыгы. Шуннан соң түләмичә поездга да, башка транспортка да утырганым юк.
Үлем куркыта. Эчүдә дә шулай. Эчәргә омтылган кешене туйганчы эчерергә. Үлсә үлә, үлми калса, башкача эчмәячәк. Үлгән очракта, гаилә я әтисез, я әнисез кала. Бу кызганыч хәл. Югары органнар элекке айныткычларны, ЛТПларны яңадан тергезсә, әйбәт булыр иде. Анда 10-15 көн дәвалана да ала, бушка эшли, бөтен ашаган хакын түләп, айнып та кайтыр иде. Халык мәкале дә бар бит: 100 сүз белән кермәгәнне, 100 сум белән 100 мәртәбә тизрәк керә. Ягъни штраф салырга була.
Тәмәке тартуга килгәндә, күпчелек балачакта өйрәнә. Монда инде әти кешенең йогынтысы зур булырга тиеш. Ул баласының тарту-тартмавын белмәве мөм­кин түгел. Белә. Каты булырга кирәк. Мин дә шулай. Олы улым 6 яшьлек чагында күрше малай­ларының тартырга өйрәткәнен сизеп калдым да, урам буйлап сөйрәп алып барып, авыл Советы рәисенә: “Миңа тарткан малай кирәкми, теләсә кая куй”, — дип калдырып кайтып киттем. Куркытырга була. Дүрт ул үстердек, берәрсе тартып караса! Бүгенге көндә безнең нәселдә 27 бала бар, берәрсе тартса, өйгә кертмим. Кияүләрдә катнашым юк. Шулай да бердәнбер кызымның ире тарта иде. Кайткан саен: “Кызым, тарткан ир куенында ничек ятасың”, — дип гарьләндерә торгач, киявемә шарт куйдым:
— Көмеш туегызга 3 ел вакыт калды, шуңарчы тәмәке тартуың­ны ташла, югыйсә, кияү дип тә әйтмим, өйгә дә кертмим!
Ташлады. Тәмәке тарту, эчү — наданлыкның, көчсезлекнең югары ноктасы. Телевизордан күрәбез, югары чиннар авызында тәмәке, ике кулы кесәдә, корсак киереп, акыл өйрәтеп тора. Башта үзен төзәтсен иде дә бит.
Наркотиклар да үзәккә үткән проблемаларның берсе. Балалар эшсезлектән нишләсен соң? Хәзер бит аларны эшләргә, дөнья көтәргә өйрәтүче юк. Югары органнарның боерыгы буенча барысы да алып ташланды. Элек авыл мәктәпләре каршында үзенә беркетелгән бишәр гектар җире булыр иде. Анда үстерелгән уку елында ашарга җитә иде. Хәзер үстерергә рөхсәт юк.
Бер елны Уфа мәктәпләрен күрергә бардык: бер мәктәпнең токарь цехында 20 станок утыра, шунда укучылар заказ буенча эшли. Бүгенге көнне телевизор күр­сәтә, университет бетереп, станок артында эшлиләр.
Телевизор дигәннән, анда ниләр генә юк бүген. 300 канал, теләгәнен кара. Анда нәрсә генә күрсәтмиләр! Министрга сорау бирсәң, бала яхшысын гына түгел, начарын да күреп үсәргә тиеш ди. Бала, әлбәттә, начарын тизрәк үзләштерә. Мондый тапшыруларны контрольгә алучы юк бит.

Габдулла АБДРАХМАНОВ.
Гафури районы,
Бурлы авылы.
Фото: mosmonitor.ru
Читайте нас