+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2020, 16:30

Безнең кай җиребез ким?

Октябрьский шәһәреннән Анастасия Кузнецова "Инцидент"ка ял итү урынындагы тәртипсезлек турында яза.

Октябрьский шәһәреннән Анастасия Кузнецова "Инцидент"ка ял итү урынындагы тәртипсезлек турында яза.
"Ничә ел инде Октябрьскида яшим. Ни өчен шәһәр пляжындагы яраткан ял итү урыны тәртиптә тотылмый? Ни өчен суны суүсемнәрдән чистартмыйлар? Коткаручылар кизү тора һәм бу яхшы. Бер тапкыр ком китерделәр һәм бетте. Ә хәзер ул ташка әйләнде. Әлмәттә шәһәр пляжы шулкадәр матур! Безнең кай җиребез ким? Ни өчен берни дә эшләмисез?" - дип бәян итә ул.
"Ыккүл пляжында ком йомшартылды. Фотосурәтен куябыз. Пляжда суүсемнәр җыеп алынды, күл акваториясе хәзер норматив хәлдә", - дип җавап бирә Октябрьский шәһәре хакимиятенең социаль челтәрләрдә рәсми вәкиле Анастасия Исавлина.
Фото: Октябрьский шәһәре хакимияте.
Читайте нас