“Сәлам, ахирәт! Мин бик кыен хәлдә калдым. Тиз арада акча белән ярдәм итә алмассыңмы?” Дус-ишләрегезнең аккаунтларыннан сезгә дә шундый хатлар киләме? Уфада яшәүче 29 яшьлек хатынга да килгән шундый үтенеч. Ә ул, ике дә уйламыйча, дусты күрсәткән исәпкә 9 мең сум акча күчергән.
Чынлыкта исә акчаны бернинди ахирәте дә сорамаган. Бу аның социаль челтәрләрдәге битен “җимергән” мошенниклар эше булып чыккан.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү бара. Хокук сакчылары мондый очракта акчаны җибәрергә ашыкмаска, шәхсән шалтыратып, ачыкларга кирәклеген искәртә.
Фото:ngnovoros.ru