+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2020, 15:45

Уфада “Парктагы шәһәр” белем бирү семинары узачак

21 июльдә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында республика муниципалитетлары вәкилләре киләчәк төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу, тәҗрибә белән уртаклашу һәм шәһәр үсеше өлкәсендәге белгечләрдән лекцияләр тыңлау өчен җыелачак.

21 июльдә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында республика муниципалитетлары вәкилләре киләчәк төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу, тәҗрибә белән уртаклашу һәм шәһәр үсеше өлкәсендәге белгечләрдән лекцияләр тыңлау өчен җыелачак.
Чараны Башкортстан шәһәрләре үсеше институты һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештыра.
Семинарның төп темасы - гомумдәүләт проектларын һәм республика программаларын синхронлаштыру, төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру.
“Бу семинар төзекләндерү проектларын булдырганда һәм шәһәр мохитен үстерү буенча барлык белгечләрнең компетенцияләрен арттырганда комплекслы якын килүнең мөһимлеген күп тапкырлар ассызыклаган республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча оештырылды”, - дип сөйләде җәмәгатьчелек урыннарын үстерү һәм шәһәр мохите мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Ольга Сарапулова.
Башкортстан шәһәрләрне тергезүдә сыйфатлы һәм системалы якын килүне куллану буенча алдынгы урыннарны били. Шәһәр киңлеген үзгәртеп кору нәтиҗәсе гомумдәүләт проектлары чараларын синхронлаштыру һәм, нәтиҗәдә, шәһәр инфраструктурасына бюджет акчалары кертүнең нәтиҗәлелеген арттыру исәбенә тәэмин ителә. Комплекслы нәтиҗәгә берничә ведомствоның уртак эше юлы белән ирешелә, ә Шәһәрләрне үстерү институты алар арасында бәйләүче булып хезмәт итә.
Фото: Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.
Читайте нас