+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июль 2020, 15:40

Юл һәм суүткәргеч ремонтланды

Уфада яшәүче Людмила Ибраһимова "Инцидент"ка мөрәҗәгатендә Яңа Черкассы бистәсенә баручы юлны ремонтлау мәсьәләсен күтәрә.

Уфада яшәүче Людмила Ибраһимова "Инцидент"ка мөрәҗәгатендә Яңа Черкассы бистәсенә баручы юлны ремонтлау мәсьәләсен күтәрә.
"Людмила, исәнмесез. Юл өслегенең техник характеристикаларын яхшырту өчен "Орджоникидзе районы төзекләндерү хезмәте" хезмәткәрләре Чакмагыш урамы буенча юлны (Яңа Черкассы бистәсенә таба Степановский борылышыннан) ремонтлады", - дип җавап биргән Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллин.
Шушы ук районда яшәүче Иске Турбаслы авылының Комсомол урамы, 76нчы йорт каршысында торба тишелүе, 30 июньнән су агып ятуы турында хәбәр итә.
Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллинның җавабыннан күренүенчә, "Уфаводоканал" оешмасы суүткәргечне ремонтлаган.
Фото: ""Башинформ".
Читайте нас