Нефтекама шәһәре мэрының әтисе, бизнесмен Рәфил Мәүлиев вертолет белән сыер куып йөрүенең сәбәбен әйткән.
Аның Краснокама районында вертолет белән сыерлар куып йөрүе турында кичә язган идек. Бүген Рәфил әфәнде әлеге гамәлләренең сәбәбен атаган.
Баксаң, бу җирләр аның үз атларына тәгаенләнгән икән.
- Мин башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнәм, алар өчен көтүлекләр һәм печәнлекләр кирәк. Саклаубаш халкының сыерлары печәнлеккә гел керә, шуңа күрә сыерларны аннан куарга мәҗбүрбез, — дип аңлата ир. - Бу җирләр 2005 елдан бирле минеке. Бу сыерларга ашарга урын бар, җирләр күп, әмма халык көтү көтәргә ялкаулаша.
Әмма Рәфил Мәүлиев ни өчен чит сыерларны башка ысул белән түгел, ә вертолетта куып йөрүен аңлатмый. Ә бит республика далаларында таралган башка җәнлекләр: кабаннар, пошилар, боланнар һәм атлар шулай ук аның игътибары зонасына эләккән.
— Бездә арендага алынган аучылык өчен җир-сулар бар, анда кайчагында видеоязмалар төшерәбез. Җәнлекләр минем җиремдә яши, боланнар да минеке, - дип җавап биргән танылган бизнесмен.
Тулырак:https://ufa1.ru/text/gorod/69370198
Фото: rafilmavliev / instagram.com