Дәүләкән районыннан Алинә Пахомова “Инцидент”ка болай дип мөрәҗәгать иткән: “Хөрмәтле җитәкчеләр! Дәүләкән шәһәренең Каран урамы, 27нче йорт ишек алдында асфальт убылып, зур чокыр барлыкка килде. Ишегалдында балалар күп, алар өчен бик борчылабыз. Чара күрүегезне үтенәбез!”
“Дәүләкәннең Каран урамында күпфатирлы йорт ишегалдында зур чокыр барлыкка килде. Халыкның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен ул оператив рәвештә күмдерелде. Урамның бу участогына 10 июльдә асфальт түшәлде”, дип хәбәр итә Дәүләкән шәһәре хакимияте башлыгы Вячеслав Гапоненко.
Фото: Дәүләкән шәһәре хакимияте.