Уфаның Киров районыннан Динә Мифтахова “Инцидент”ка “Мәктәп” тукталышы турында язган: “Без “Мәктәп” тукталышында чисталыкны күреп сөендек, сезгә зур рәхмәт. Ләкин кешеләр барыбер шешәләр һәм чүп-чар ыргыта. Тукталыштагы киоскны алгач, коймада тишек барлыкка килде. Башлаган эшне бетерергә һәм ул тишекне ябарга кирәк. Бер айдан бирле төзәтүне көтәбез, ләкин алга китеш юк”.
Исәнмесез. Киров районы коммуналь хезмәте хезмәткәрләре “Мәктәп” тукталышында койманы куйдылар. Өстәмә рәвештә чүп-чарны җыештырдылар.
Хөрмәт белән, Киров районы хакимиятенең эш төркеме хезмәткәре Елизавета Рисаева”.
Мөрәҗәгать итүче: “Бик шатбыз һәм эшегез өчен рәхмәт белдерәбез!” - дип җавап язган.
Уфада яшәүче @ irina_raulevna башкаланың Октябрь проспекты буенча, Матбугат йорты белән “Спорт” тукталышына кадәр велосипед юлын яңартуны сорап мөрәҗәгать иткән.
Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лариса Салихова хәбәр итүенчә, Октябрьның 50 еллыгы урамындагы һәм Октябрь проспектындагы “Велосипед юлы” юл билгеләре ясалган.
Фото: Уфа шәһәре һәм Киров районы хакимиятләре.