Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров ишегалларын төзекләндерүне югары бәяләде.
Халыкара урбанистика форумы кысаларында Максим Егоров Уфаның Киров районында ишегалларын реконструкцияләү барышы белән танышты.
Ул Ленин урамы, 102нче йорт һәм Коммунистик урамы, 71нче йорт ишегалды территорияләрендә булды. Министр урынбасарын Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев озатып йөрде.
Ленин урамындагы ишегалды 2019 елда “Башкортстан ишегаллары” ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасы кысаларында тәртипкә китерелде. Юлларның, тротуарларның, җәяүлеләр өчен юлларның гомуми мәйданы 4,5 мең квадрат метрдан артык булган асфальт түшәмәсе ремонтланды, балалар өчен заманча уен комплексы, алты лавка һәм 19 урна урнаштырылган. Моннан тыш, яктырту системалары ремонтланган, 13 яктырткыч һәм 7 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Коммунистик урамы, 71нче йортның ишегалды территориясе агымдагы елда программа кысаларында төзекләндерелә. Аның мәйданы 10 мең квадрат метр тәшкил итә. Объектны тәмамлау вакыты – 15 август. Хәзерге вакытта демонтаж һәм әзерлек эшләре алып барыла, планлы күләмнең 20 проценты башкарылган. Бу ишегалдында балалар уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Мәйданчыкны, спорт җиһазларын Башкортстан җитештерүчеләреннән сатып алу планлаштырыла, алар, үз чиратында, яңа үрнәккә туры килү сертификатларына ия. Видеокүзәтү камералары “Имин шәһәр” системасына тоташтырылачак. Монда яңа урналар һәм эскәмияләр урнаштырылачак.
Максим Егоров шулай ук Мидхәт Шакиров исемендәге скверда булды. Төзекләндерүнең гомуми мәйданы – 2 300 квадрат метр. Бакчаны төзекләндерү кысаларында бордюрлар урнаштырылган, брусчаткалар салынган, яңа коймалар куелган. Объектта эшне июль аенда тәмамларга уйлыйлар.
– Русия Федерациясенең барлык субъектларына Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итәм. Биредә территорияләрне төзекләндерү комплекслы алып барыла. Эзлекле һәм комплекслы эш бара: түбә һәм дивар, юллар һәм тротуарлар ремонтлана, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырыла. Парковкаларга аерым игътибар бирелә. Мин барлык очрашуларда һәм чараларда Башкортстан һәм Уфа тәҗрибәсен алдынгы буларак тәкъдим итәргә әзер, -- диде Максим Егоров.
Гомумән алганда, “Башкортстан ишегаллары” республика программасы кысаларында 2020 елда Уфада 169 күпфатирлы йортны берләштерүче 35 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Эшләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Уфаның Октябрь районында “Башкортстан ишегаллары” программасы кысаларында 32 ишегалды территориясен ремонтлау планлаштырыла: таулы өлештә – 11, Сипайлово микрорайонында 21 ишегалды. Академик Королев урамында төзекләндерү объектлары ачылды. Аларда җир асты инженерлык коммуникацияләренә ремонт ясалды. Идарәче оешмалар тарафыннан агачларны күчерү һәм кисү, металл гаражларны күчерү, торак йортларның диварларын һәм керү төркемнәрен буяу эшләре башкарылды.
Уфаның Совет районында программада 7 ишегалды территориясе катнаша, аларда 10 балалар мәйданчыгы, 6 спорт мәйданчыгы һәм 1 хоккей тартмасы урнаштыру планлаштырыла. Программа кысаларында 686 яңа машина урыны барлыкка киләчәк, 87 яктырту баганасы урнаштыру планлаштырыла.
Миңнегали Гобәйдуллин урамындагы “Башкортстан ишегаллары” программасында катнашу буенча эшләрнең беренче этабы объектын ачу актына кул куелды, анда дүрт күпфатирлы йорт керде.
– Дөресен әйтергә кирәк, үз ишегалдыбызда махсус техниканы һәм әлеге проектны тормышка ашырачак кешеләрне күргәч, үз күзләребез белән объект паспортын укыгач, без сөендек һәм, ниһаять, озак көткәннең тормышка ашуына ышандык! – дип сөенечен яшерми Миңнегали Гобәйдуллин урамындагы йорт комитеты рәисе Руслан Миңнегулов.
Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә күпфатирлы торак йортта яшәүчеләрнең башлангычы барлык мөһим мәсьәләләрне гамәлгә ашыруда хәлиткеч булып тора. Соңгы нәтиҗә милекчеләрнең гомумйорт җыелышларының никадәр бердәм һәм тату уздырылуына бәйле.
Быел республика программасы нигезендә Уфаның Ленин районында Очучылар, Мостай Кәрим, Революцион, Ленин, Әхмәтов урамнарындагы берничә ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.
Подрядчы оешма Аксаков һәм Гоголь урамнарында торак йортлары ишегалдында төзекләндерү эшләрен башлады. Биредә ишегалды юлларына асфальт салу, демонтаж һәм яңа тротуарлар урнаштыру, яктырту баганаларын урнаштыру, видеокүзәтү системаларын төзекләндерү, шулай ук контейнер мәйданчыгын яңарту көтелә. Әлеге программа спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыруны күздә тота.
Программада катнашуга Аксаков урамындагы 58/1нче йортта яшәүче 270кә якын кеше гариза биргән. Ярты ел дәвамында проект буенча фикер алышулар алып барылды, халыкның барлык теләкләре исәпкә алынды. Аларның сүзләренә караганда, ишегалды үзгәрешләрен балалар ныграк көтә. Чөнки проект буенча биредә заманча материалдан эшләнгән өслекле һәм киртәле куркынычсыз балалар мәйданчыгы урнаштыру каралган.
Республика районнарында да “Башкортстан ишегаллары” программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.