+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Июля 2020, 12:54

Гүзәл затлар бәхет өчен туган

Иглин районы үзәгендә «Хатын-кыз бәхете территориясе " дигән ачык академия узды. Хатын-кызлар өчен тормышның мөһим өлкәләрен үз эченә алган төрле территорияләр оештырылды: сәламәтлек, үз-үзеңне реализацияләү, гаилә, балалар, үзара мөнәсәбәтләр.

Иглин районы үзәгендә «Хатын-кыз бәхете территориясе " дигән ачык академия узды. Хатын-кызлар өчен тормышның мөһим өлкәләрен үз эченә алган төрле территорияләр оештырылды: сәламәтлек, үз-үзеңне реализацияләү, гаилә, балалар, үзара мөнәсәбәтләр.

Кунакларны «Музыка территориясе» коллективлары каршы алды, ә «Уңышлы хатын-кызлар территориясе» фотокүргәзмәсендә якташларыбыз арасында үрнәк булырлык мисаллар табарга мөмкин иде.

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Шигърият территориясе» иҗади мәйданчыгы эшләде, анда танылган шигырьләрне тыңларга, яки үзеңнең әсәрләрең белән чыгыш ясарга мөмкин иде. Константин Хабенскийның «Оперение/Хахачу» иҗади үсеш студиясе тәрбияләнүчеләре тамашачыларны үзләренең энергиясе һәм артистлыгы белән таң калдырды.

Шунда ук «Һөнәрчелек сәнгате территориясе» күргәзмә-ярминкәсе дә ачылды. Осталар балалар белән уеннар өчен курчаклар , милли кием-салым һәм этник аксессуарлар ясады, бәйләү, чигү, киез итек басу һәм башка һөнәрләрен күрсәттеләр.

Мәдәният сараенда «Аңлы ата-аналар территориясе» лекторие оештырылды, анда чарага килүчеләр төрле өлкәләрдәге әйдәп баручы белгечләрдән мөһим мәгълүмат алды.

"Җәй һәм балалар " – табиб-педиатр, Babydoctor school сәламәтлек мәктәбенә нигез салучы Гөлнара Идрисова лекциясе әнә шулай атала иде. Хатын-кыз сәламәтлеге темасы һәм аны гомерлеккә саклау алымнары турында Республика клиник перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы Динар Габдрахманов сөйләде.

Программаның иң мөһим пунктларының берсе булып "Күпбалалы гаилә аз керемле дигән сүз түгел" дигән темага "түгәрәк өстәл" булды. Анда катнашучылар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ленара Иванова, Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко, җәмәгать оешмалары, дин әһелләре, күпбалалы гаиләләр ата-аналары бар иде.

Фото: "Башинорм"


Читайте нас