Чишмә районының Черниговка авылы янында Дим елгасында батып үлгән малайның әтисе 2 ай элек кенә һәлак булган. Ничек?!
Чишмә районында батып үлгәннән соң ике көн узгач елга ярында мәете табылган 5 яшьлек малай үлеменең нечкәлекләре билгеле булды.
15 июль көнне кечкенә Максим абыйлары һәм сеңелләре белән бергә Черниговка авылыннан ерак түгел Дим елгасы буенда ял итә. Балалар янында янә алты өлкән кеше була, шуңа карамастан, 5 яшьлек бала күз алдында юкка чыга.
"Ул ярда утыра иде, мин янәшәдә басып тордым. Берничә секундка борылдым. Һәм ул юкка чыкты. Шунда ук елгага эзләргә ташландык, яр буйлап йөгердек", – ди үлгән баланың әнисе.
Башта өлкәннәр малайны мөстәкыйль рәвештә табарга тырыша. Ярты сәгать узгач, алар коткаручыларны чакырта. Соңрак аларга волонтерлар кушыла. Максимның үле гәүдәсен суда өченче көнне баткан урыныннан 1 километр ераклыкта гына табып алалар.
Бичара баланың анасы тану процедурасын озак вакыт уза алмаган. Соңгы вакытта бу аның гаиләсендә беренче генә фаҗига түгел икән - ике ай элек ул ирен, Максимның әтисен мәңгелеккә югалткан...
Ишелеп төшкән кайгыларга түз генә...
Фото: Башинформ"