+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июль 2020, 19:55

Кайсы районнарда симез кешеләр күбрәк?

Башкортстан медиклары соңгы биш елда республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә ачыкланган симез кешеләрнең саны турында чыгыш әзерләгән.

Башкортстан медиклары соңгы биш елда республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә ачыкланган симез кешеләрнең саны турында чыгыш әзерләгән.

Әйтик, Күмертау, Чишмә, Шаран, Чакмагыш, Дүртөйле районнарында һәм Стәрлетамакта хәл "шактый киеренке" дип аталган.

Кыйгы, Мәчетле һәм Федоровка районнарында хәл кискен дип билгеләнә.

Республиканың Салават, Әлшәй, Бөре, Борай, Ярмәкәй, Мишкә, Бакалы, Бөрҗән, Тәтешле, Яңавыл, Баймак, Учалы, Белорет, Гафури, Зианчура һәм Бүздәк районнарында хәлне шартлы рәвештә "һәлакәткә илтүче" дип атыйлар - биредә симез гражданнар саны нормадан 2,5 тапкыр артып китә.

Фото: ru.dreamstime.com
Читайте нас