Уфада яшәүче хатын шәһәр мэры югалуы турында белдерде. Анна Яковлева хәтта полициягә гариза язган һәм бүген, 20 июльдә, аны эзләүгә биргән.
Шота Руставели урамындагы 5нче йортта яшәүче активистка Уфа мэрыннан аларның йортлары янындагы төзелеш турында хәлне белергә тырышкан. Әмма, хатын-кыз сүзләренчә, Мостафин аның Вацаптагы хәбәрләрен укымый башлаган.
Моннан тыш, Яковлева аудиенцияне түрәдән ике атна элек үк сораган булган, ләкин җавап булмаган. "Мин аның гомере һәм сәламәтлеге өчен бик борчылам", - дип белдергән Алла Яковлева.