Уфаның Киров районындагы Дудкино авылы янында урнашкан “Журналист” һәм “Дубки” бакчачылык берләшмәләрендә чүп җыю өчен зур контейнер мәйданчыгы булдырылды.
Киров районы хакимиятендә аңлатуларынча, якында сигез бакчачылык ширкәте урнашкан, һәркайсының төрле җирдә үз контейнер мәйданчыклары булган, бу бакчачыларга да, төбәк операторына да уңайсызлыклар тудырган.
– Яхшырак шартлар булдыру һәм күрсәтелүче хезмәтләрне сыйфатлырак итү өчен бакчачылар өчен юл буенда бер зур контейнер мәйданчыгы булдырдык. Ул кешеләр өчен дә, төбәк операторына да уңайлы, – ди Киров районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Григорий Романов. – “Журналист” территориясендә җиде контейнер урнаштырдык, киләсе атнага экран урнаштыруны планлаштырдык.
Бу контейнер мәйданчыгы Дудкино авылын һәм алты бакчачылык ширкәтен хезмәтләндерү өчен тәгаенләнгән: “Журналист”, “Березка”, “Октябрь-3”, “Октябрь-5”, “Гипроводхоз” һәм “Дубки”.
Фото: Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте